Иске Абдул авылында гомер кичерүче ,тыл ветераны Абдуллина Зәйтүнә Абдулла кызы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны тәбрикләргә, якыннарының сөенечен уртаклашырга Тукай муниципаль район Срайон башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров , туганнары, авыл җирлеге башлыгы Резида Сафина , авыл ветераннар советы рәисе килде. Алар әбигә Россия Президентының котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиев исеменән истәлек бүләге тапшырып, юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр