Мәләкәс авыл мәдәният йортында Бөек Жиңунен 71 еллыгына карата митинг узды

2016 елның 10 мае, сишәмбе

  9 май кэнне Мәләкәс  авыл мәдәният йортында Бөек Жиңунен 71 еллыгына карата  митинг узды.Авыл буйлап "Үлемсез полк"  маршы узды,анда солдат хезмәтен үтәп кайткан егетләребез дә үзләренең  солдат формаларын киеп  килделәр.Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары,авыл халкы белән  берлектә    Бер минутлык тынлык игълан ителде    Бәйрәмебез матур жырлар, теләкләр һәм кунакларыбызның сугыш чоры хатирәләре белән үрелеп барды. Бигрәк тә бәйрәм кичендә үлеп киткән  соңгы сугыш ветераны В.И. Липатов   турындагы видеоязма  күңелгә кереп калды .Чарада район Советы аппарат җитәкчесе Ә. Наврозова, авыл җирлеге башлыгы В. Артемьев, мәктәп директоры С. Шагалиева чыгыш ясадылар, балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары әзерләгән  бай эчтәлектәге  концерт номерлары  бәйрәмгә ямь өстәде,куз яшьлэре тудырды. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте,бәйрәм Салюты  җибәрелде  , ФОТО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International