9 май көнне Боерган авылында гомер кичерүче ,тыл ветераны Сәгдиева Нурлыгаян Гәлим кызы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны тәбрикләргә, якыннарының сөенечен уртаклашырга Тукай муниципаль район Советы район башлыгы урынбасары РустәмИлдус улы Закиров,туганнары, авыл җирлеге башлыгы Зарифян Мәхмут улы килде. Алар әбигә Россия Президентының котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиев исеменән истәлек бүләге тапшырып, юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр