ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен республика Министрлар Кабинеты грантларын алуга конкурс башлану турында игълан итте. Был бәйгенең грант фонды 10 млн сумга якын тәшкил итә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, конкурсның төп бурычлары - дәүләт хакимияте органнарының социаль юнәлешле эшчәнлек башкаручы коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлеген камилләштерү; аларга дәүләт ярдәме күрсәтү, аларның социаль әһәмияткә ия проблемаларны хәл итүдәге ролен арттыру; яңа социаль технологияләрне алга этәрү.
(распоряжение Президента РФ №68-рп от 05.04.2016)
Бердәм информацион портал (Общественной палаты Российской Федерации http://grants.oprf.ru/grants2016-1/)