Комсомолец поселогында бәйрәм рухы хөкем сөрә. Бәйрәм митингына хөрмәтле кунакларыбыз – поселогыбызның бердәнбер сугыш ветераны М. Кайнов, тыл ветераннары А. Беспалова, Г. Сәмигуллина, сугыш толы Н. Иголкина, шулай ук сугыш еллары балалары җыелды. Бәйрәмгә җыелган һәммә кеше сугышта ятып калганнар һәйкәле янына килеп, безнең якты киләчәгебез өчен тырышканнарны бер минут тынлык белән искә алды, чәчәкләр бәйләме куйды.
Соңыннан исә җыелганнар «фронт боткасы»ннан авыз итте, концерт номерларын күзәтте. «Смайл» һәм «Киндер-сюрприз» вокаль студияләре коллективлары сугыш еллары җырларын башкарды. «Петушок» балалар бакчасы сабыйлары «Минем бабай сугышка киткән» җырын җырладылар, аларга карап күзләр яшьләнде, авыр сугыш елларында ватандашларыбызның нинди явызлыклар аша гомер кичергәннәре күз алдына килеп басты... Бәйрәмебез бик җылы мохиттә үтте, дип хәбәр итә безгә Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәге директоры Анна Шәрифҗанова.