Иске Байларда быел Җиңү митингы яңа куелган мемориаль такта янында үтте

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Иске Байлар авылында яшәүчеләр быел Җиңү митингын яңа куелган мемориаль такта янында үткәрде. Хәтер тактасы авылның клуб каршындагы мәйданчыгына әле күптән түгел генә урнаштырылды. Бирегә Бөек Ватан сугышында үлеп калган – 41, кайтып вафат булган 60 кешенең исемнәре уелды.

Бәйрәм Иске Байларда 8 май көнне уздырылды. Концерт чаралары башланганчы балалар «Үлемсез полк» акциясендә катнаштылар. Алар бабаларының фотоларын тотып урам буйлап үттеләр. Аннары авыл үзешчәннәре һәм балалар авылдашларына концерт программасы тәкъдим иттеләр. Митингка килгән халык бәйрәмгә дип махсус пешерелгән пылау белән сыйлана алды, чәй өстәле әзерләнгән иде. Сый-нигъмәтләрне авылдашларына җирлек депутаты Руслан Шәйдуллин бүләк итте. 

Мемориаль комплексны төзү эшмәкәрләрнең, авылда яшәүчеләрнең көче белән башкарылды. «Күзкәй» ягулык станцияләре җитәкчесе Флүр Шәфыйков мемориаль тактаны ясатты, исемнәрне яздырды. Бу эш 52 мең сумга төште. Боерган авылы эшмәкәре Айрат Арсланов, Иске Байлар авылы фермеры, Күзкәй авыл җирлеге депутаты Фатих Шәйхетдинов төзелеш материаллары белән ярдәм итте. Искәндәр Харисов, Фирдәвес Хаматов шәхси техникалары белән төрле эшләрне башкарды. «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров төягеч белән булышты. Шулай итеп, уртак көч белән кыска гына вакыт эчендә авылда яңа мемориаль мәйданчык барлыкка килде. Хәтер тактасына өстәп, биредә тротуарлар ясалды, территория койма белән әйләндереп алынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International