Калмия авыл җирлегендә бөек бәйрәм зурлап үткәрелде

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Калмия авыл җирлегендә бөек бәйрәм зурлап үткәрелде

8 май көнне Малтабар авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы билгеләп үтелде. Калмия авыл җирлегенең чын артистларына әйләнеп киткән Азалия Галимҗанова, Айзилә Сәрфетдинова, Сөмбел һәм Чулпан Ризатдиновалар, Данил Әюпов чыгышларын тамашачылар җылы кабул иттеләр. Җәүдәт хәзрәт Харрас җитәкчелегендә Малтабар хатын-кызлары мул итеп өстәл әзерләгәннәр иде. Өлкәннәребез бик канәгать булып, Вилданов КФХ әзерләгән, шулай ук районнан җибәрелгән бүләкләрне алып, сөенеп киттеләр.

9 Май көнне исә Кырныш һәм Калмия авылларында бәйрәмгә багышланган митинглар үтте. Мәктәп укучылары, укытучылары, «Күгәрчен» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар – беркем дә әлеге олы чарадан читтә калмады, дип яза мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International