9нчы май көнне Яңа Бүләк авылында “Алар безнең күңелләрдә” дип аталган тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу уздырылды. Ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котлап авыл җирлеге башлыгы Сәгетдинов М.С., район советы депутаты Галим Габбасович, мәктәп директоры Ахметзянов С.М. чыгыш ясады, аларга тылда күрсәткән хезмәтләре өчен тирән рәхмәтләрен белдерделәр. Шулай ук “Сәйлән” бакчасы балалары һәм мәктәп укучылары ветераннарга матур шигырьләрен һәм җырларын бүләк иттеләр. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Биредә ветераннар авыр сугыш елларына туры килгән балачакларын искә алдылар. Яшьлекләрен искә төшереп җырлар җырладылар.Фото