«Нур» яшьләр үзәгендә Тукай районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге һәм «Мизгел» милли-мәдәни клубы белән берлектә «Пар канат» бәйгесе уздырды .Чараның төп максаты – парларның киләчәктә гаилә коруларына әзерлеген тикшерү һәм әдәплелектә, ныклыкта, зирәклектә көч сынаштырып, иң гүзәл парны сайлап алу иде.
Иң мәхәббәтле парларны билгеләүдә Яр Чаллы шәһәре СПИДка каршы көрәш үзәгенең медицина психологы Галия Кашапова, Тукай районы ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина, Татарстан Дәүләт радиосының баш мөхәррире, «Күңел» радиосының алып баручысы Илнар Хәмәдиев, «Пар канатлар» тапшыруының мөхәррире һәм алып баручысы Рәзин Нуруллин катнашты.
Бәйгенең төп җиңүчесе исемен Артем Сәфәргалин һәм Ильвира Гомәрова яулады.
Катнашучыларның барысына да дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.