Теләнче- Тамак мәктәбенең "Яшьлек” балалар оешмасының сборы узды. Сборны оешманың спикеры Юсыпова Айсылу әзерләде һәм алып барды. Сбор Тукай районына Бөек язучы Г. Тукай исеме бирелүгә 40 ел һәм аның 130 яшлек туган көненә багышланган иде.Боргы һәм барабан тавышлары астында тантаналы төстә дружина байрагы кертелде.
. Яхин Нурфат район турында тулы итеп белешмә әзерләгән иде, Султанова Лилия районыбызның алдынгы ,күренекле шәхесләре турынба сөйләде, Юсыпова Айсылу , Валиуллина Рәмиля һәм Мингалиева Эльвина Г.Тукая иҗаты турында күп мәгълүмат бирделәр. Барлык чыгышларда компьютер презентациясе белән үрелеп барды.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулман Әхмәтшина районның төрле юнәлештәге күрсәткечләре турында чыгыш ясады,авылыбыз тарихында Хәлфиннарның тоткан роле турында әйтеп узды.