Музейлар көне

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Татарстанның Милли музеенда күренекле музей белгече Владимир Дьяконов истәлегнә багышлап  конференция узды. Авыр сугыш елларында Татарстан республикасы Үзәк музее белән Владимир Дьяконов җитәкчелек итә башлый. Музей бу елларда берничә дистә агитация һәм сәнгать күргәзмәләрен оештыра. 1942-1944 елларда “Совет халкының Бөек Ватан сугышы” исемле, сугыш турында беренче зур экспозиция эшли. 1944 елда тантаналы төстә музейның 50 еллыгы билгеләп үтелә. Аңа ТАССР Дәүләт музее статусы бирелә. Шуннан бирле Бөек Ватан сугышы темасы музейның җыю, экспозиция ясау һәм мәдәни-агарту эшчәнлегендә үзәк урынны биләп тора. Дьяконов укулары кунаклары арасында Татарстанның дәүләт, муниципаль һәм ведомство музейлары вәкилләре, югары һәм урта уку йортлары мөгаллимнәре, шәкертләре, Бөек Ватан сугышында катнашкан музей хезмәткәрләренең туганнарыда катнашты. Шулар арасында "Гиндикуш" музее директоры Резеда Гариповада бар иде,ул "Роль личности в создании и развитии музеев, лаборатория профессии"дигән темага доклад белән чыгыш ясады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International