8 нче май көнне Биклэн авыл жирлегенэ караган Бакчасарай авылында Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы митинг булды. Бөек Ватан сугышына, ут эченә кечкенә генә Бакчасарай авылыннан гынә дә 44 кеше киткән. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән авылдашларыбызның 26 сы еракта-яу кырында ятып калган. Хәзер биредә бары 2 тыл ветераны яши. Тик авыл халкы үлгәннәрне дә беркайчан да истән чыгармый. Әлеге чарага да бик күп халык җыелды. Бәйрәмне безнең авыл җирлеге, мәктәп укучылары (җитәкчесе Әхмәтҗанова Р.), мәдәният хезмәткәрләре әзерләде һәм үткәрде. Авыл халкы бик канәгать булып, рәхмәт укып калды.