18 май көнне Район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча координацион советның чираттагы утырышы булды. Аны координацион совет рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гизатуллина алып барды. Анда торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре, торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре катнашты һәм аларның хезмәтне саклау буенча башкарган эшләре турындагы чыгышлары тыңланды,бу өлкәдә белемнәрен күтәргән белгечләргә сертификатлар тапшырылды.