Мамадышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина учреждениеләре арасында баручы спартакиаданың зона бәйгеләре үтте.Анда Мамадыш , Тукай, Теләче, Әгерҗе һәм Менделеевск районнарының сәламәтлек сагында торучылары иң көчле, ак халатлылар спортның алты төре буенча көч сынашты. Тукай районы командасын районның баш врачы Сабирҗанов Гәлим Габбас улы җитәкләде,аның белән бергә куп тапкырлар шундый ярышларда катнашкан- Әхмәтҗанова Лилия Җәүдәт кызы, Фәрдиева Миләүшә Хәйдәр кызы, Шәрәфиева Лилия Рәвис кызы, Хәкимов Венер Хәйдәр улы, Мусаев Магомед Садретдин улы,Коломыцев Виктор Иванович, Әхметҗанова Рәисә Равил кызы, Мортазин Азат Хәлис улы,Терентьев Ренат Григорий улы ,барысы 32 кеше көч сынашты.Беренчелекне алмасалар да,команда төшенкелеккә бирелмәде. Уңышлары да юк түгел: Волейболдан ике командабыз(ир-егетләрхатын-кызлар)да пьедесталның 2 нче баскычына күтәрелде. Әфәрин ,ак халатлылар!