Идел аръягы мәшһүр шәхесләре эзеннән
15 нче май көнне районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Резидә Рәвис кызы Гарипова һәм Биклән авылы тарихын барлаучы, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева “Идел аръягы мәшһүр шәхесләре эзеннән” дип исемләнгән күчмә утырышта катнаштык. Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова җитәкчелегендә 70 кә якын нәфис затлардан торган зур делегация белән берлектә Яшел Үзән районында булып кайттык. Маршрут колачлы иде: Исаково авылындагы ачык һавадагы музей-комплексы, Ачасыр, Кече Шырдан, Норлат һәм Акъегет авыллары.
Яшел Үзән языннан, аның матур кешеләреннән мәңге дә аерыласы килми. Маршрутыбызда тагын бер авыл – гаҗәеп матур исемле Акъегет авылы. Монда да безне киң, иркен, җылы, нурлы мәктәп диварлары каршы алды. Баксаң, Яшел Үзән районы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлинә Рөстәм кызы Саттарова шушы мәктәп директоры икән! Бу мәктәптә иң шаккттырганы шул булды: барлык укытучы һәм укучылар ак калфак кигәннәр иде.
Матур, зәвыклы итеп бизәлгән залга ак калфаклыларның күчмә утырышына кереп утырдык. Түрдә мәгърифәтче галим Каюм Насыйри сүрәте, әз генә читтәрәк ул әйтеп калдырган алтын сүзләр уеп язылган: “Җирдә кеше акылыннан бөек гыйлем, кеше гыйлеменнән зур байлык юк”.
Әйе, без бу сүзләргә кабат-кабат инанабыз. Милли байлык ул - безнең үткәннәребезне өйрәнү, барлау, бу байлыкны киләчәккә илтү. Бу юнәлештә армый-талмый эшләгән кешеләргә хөрмәтнең иң зуры, гадел караш булырга тиеш. Музейлар туплау, Миннедамир әфәнде кебек үз тырышлыгы белән тормыш уфалласын сөйрәгәннәргә кулдан килгәнчә булышу фарыздыр, күңелләре үссен, аларга рәхмәт әйтүдән, аларның тырышлын күрүдән берәүгә дә зыян килмәс. Татарстан уртак йортыбыз, аның түрендә ата-бабаларыбызның рухларын саклаучы экспонатлар куелган музейлар, аларның кул җылысы сеңгән эш кораллары, киемнәре, гореф-гадәтләре, йолалары сакланырга тиеш. Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы хатын-кызларының теләге дә шул. Менә бүген дә күпме хатын-кызларга ак калфак кидерде бу оешма. Матур вә соклангыч, милли вә зәвыклы бу баш киемен кигән туташлар һәм ханымнар сафы елдан-ел артсын иде. Ак калфак ул – баш киеме генә түгел, күңел сафлыгы, ата-ана тәрбиясе, милли аң, пакълек!
Җаннарда мәңгә уелып калырдай сәфәребез тәмам. Кабат республикабызның төрле төбәкләренә, туган якларга юл тотабыз. Кайту белән сарайларда, йорт ихаталарында булган элеккеге эш коралларын, борынгы җәүһәрләрне барларга исәп. Бик тә кадерле, кыйммәтле әйберләр аунап, кадерсезләнеп ята икән бит аяк астыбызда. Вакыт бернәрсәне дә кызганып тормый, безнең хәтерләрне генә юа алмый ул. Шуңа да балаларыбыз белән күбрәк музейларда йөрергә, күңел байлыгы тупларга онытмыйк.
Яшел Үзән районы үрнәгендә Тукай районы “Ак калфак” оешмасы да үзенә олы максат куеп кайтты. Районыбызның мәшһүр шәхесләрен барлау, аларның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү, аны киләчәк буынга җиткерү безнең төп бурычыбыз. Безнең җирлектә дә горурланырлык шәхесләр күп. Бу ядъкарьләрне югалтмаска иде бит. Һәркем үз җирлеге тарихын өйрәнсә, музейларга материаллар тупласа киләчәк буын безгә рәхмәтле булыр.
Бу юнәлештә эшләгән эшләребез дә күп. Соңгы вакытта гына да ничәмә-ничә авылның тарихлары өйрәнелеп районыбыз газетасында урын алып килә. Киләчәктә дә Бөтендөнья татар конкрессы канаты астында шушы юнәлештә киң колачлы һәм гаять кирәкле эшләр башкарырбыз дип ышанабыз.