Хәтер – сакта.

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Хәтер – сакта.

Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән районның “Гиндукуш” музеенда Яр Чаллы шәһәре, Сарман һәм Мөслим районнары буенча афганчылар хәрәкәтенең җитәкчеләре һәм активистлары җыелышы узды.

Иҗтимагый хәрәкәт алдында торган бурычлар, ел дәвамында эшләнгән эшләр турында җанлы сөйләшудән соң иң актив эш алып барган әфганчылар: Тукай районыннан – Якупов Айбулатка, Габдрахманов Әбүзәргә, Насыров Илдуска, Ситдиков Марсельгә, Хафизов Нәкыйпкә, Сарман районыннан – Фазлыев Багзәргә, Мөслим районыннан – Гусманов Данилга, Яр Чаллы шәһәреннән – Ахметзянов Равильгә, музей директоры – Гарипова Резедәгә Дәүләт думасы депутаты Иршат Юнир улы Фахритдиновның Почет Грамоталары тапшырылды.

Тукай районы “әфганчылары” патриотик тәрбия юнәлешендә ел дәвамында даими һәм эзлекле эш алып баралар. Оешма инициативасы һәм матди ярдәме белән башланган хәрби хәрәкәтләрдә үлеп калганнарның яшəгəн йортларына мемориал такталар кую тәмамланды. Район буенча 12 урында хәтер тактасы куелды.

Тукайлыларның бу изге эше дөрес юнәлештә булуын раслаучы бер дәлил: күрше Сарман һәм Мөслим районнарында да безнең үрнәктә бу эшне башлап җибәрделәр.

Районның тынгысыз һәм олы йөрәкле кешеләре: Харитонов Геннадий, Шайхутдинов Наис, Зиннатуллин Илгиз, Насибуллин Айдар, Хазиев Фанис, Майоров Александр, Бадертдинов Фарит, Гиниатуллин Әссәрләр даими рәвештә әфганчылар нигез салган, бүгенге көндә район музеена әверелгән “Гиндукуш”ка матди ярдәм күрсәтәләр, кызыклы һәм сирәк очрый торган экспонатлар бүләк итәләр.

Инде традициягә әйләнгән, 7 ел дәвамында башкарылып килә торган чара: майның соңгы якшәмбесендә сугыш хәрәкәтләрендә батырларча һәлак булган райондашларның каберләрен зиярат кылу эшен әфганчылар быел да зур оешканлык белән башкардылар.

Кенәз, Шилнебаш, Новый, Гәрдәле, Калмия, Олы Шилнә, Бәтке авылларында булып сугыш батырларына баш иделәр, каберләренә тере чәчәкләр салдылар.

Көнозын дәвам иткән бу чарадан инде чәчләренә чал кунган ветераннар зур рухи ризык алып, күңел күтәренкелеге кичереп һәм яшьлек хәтерләренә кайтуларына сөенеп озак кына таралыша алмыйча тордылар дип хәбәр итә районның хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International