Иске Байлар авылында «Карга боткасы» бәйрәме узды

2016 елның 31 мае, сишәмбе

 

Иске Байлар авылында Тау башындагы наратлык аланында «Карга боткасы» бәйрәме күңелләрдә тирән эз калдырды. бәйрәмнәр бик матур, тирән эчтәлекле һәм күңелле үтте(оештыручы мәдәният хезмәткәре Наилә Шәйхетдинова )

Бәйрәмгә авылның яше-карты, бала-чагалар, кунакка кайткан авылдашлар чакырылды.  Балалар  шигырь сөйләделәр, җырлар башкардылар , биеделәр. Фәнзилә Хаматова, Наилә Шәйхетдинова, Альмира Ситдикова, Айгөл Шәйхетдинова төрле уеннар оештырдылар. Уеннарда өлкәннәр дә катнашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.Мул ризыклы табын артында , йола кушканча хәерле җәйләр килүен, илләргә иминлек теләдек ,дип яза ветеран укытучы Ләйсәния Авзалова 

 

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International