1 нче июнь көнне Кузкәй мәктәбенең спорт мәйданчыгы балалар тавышыннан гөрләп торды.Балалар өчен кечкенә сабантуй үткәрелде. Чүлмәк вату, йомырка белән йөгерү, күз бәйләп, әйбер кисү, канат тартышу һәм башка уеннарда укучылар бик актив катнаштылар. Һәр катнашучыга бүләкләр бирелде. Балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Бу көнне "Акчарлак" мәктәп яны лагеры үзенең эшен башлады.35 бала ял итәчәк бу лагерьда.