Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар! Сабан туе котлы булсын!
Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәмнәребезнең берсе – Сабан туе белән тәбрик итәм. Сабан туе – хезмәт һәм өмет, дуслык, тынычлык бәйрәме. Гадәттә, ул кыр эшләре төгәлләнгәч, үткәрелә. Сабан туе Җир-ананың уянуын гәүдәләндерә, татар халкының кунакчыллыгын күрсәтә. Сабан туеның исеменә үк тирән мәгънә салынган, сабанчыга, игенгечә мәдхия җырлау, аның хезмәтен олылау, рәхмәт әйтү, олы эшләрдән соң җырлап-биеп күңел ачып, хезмәт туен үткәрү ул. Сабан туеның җыр-бию, уен-көлке, көрәш, ат чабышы, спорт ярышлары уза торган киң мәйданнары, татар халкының көч-егәрен, рух ныклыгын, күңел көрлеген күрсәтү белән бергә, аның башка халыкларга карата игътибарын, ихтирамын һәм дуслык-туганлык хисләрен дә чагылдыралар. Быел безнең игенчеләребез иңне-иңгә куеп, тырышып эшләде, нәтиҗәдә, булачак уңышка ныклы нигез салынды. Икмәк – байлыгыбыз, һәр йортның муллык билгесе ул. Ә өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә бөтен, илебез дә көчле булыр. Бәйрәмебез мөбарәк булсын! Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, йортларыгызга иминлек һәм бәрәкәт, гаиләләрегезгә бәхет телим.
Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Васил Хаҗиев.