Картлар һәм инвалидлар йортында Сабантуй бәйрәме узды. Чараны үзәкнең директоры Муллина Файруза Азгамовна ачып җибәрде. Бәйрәмгә өлкәннәрне котларга район социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Г.А.Шафикова, мәшгуллек үзәге җитәкчесе Т.Н Сиврюк килде.Өлкәннәр төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар, матур биюләр башкардылар , ярышларда катнаштылар . Тлянче Тамак мәктәбе укучылары бәйрәмдә узләренең дәртле биюләрен , җырларын бүләк иттеләр