3,4 июнь көннәрендә Түбән Суыксу авыл җирлегенә караган Кувады, Түбән Суыксу һәм Яна Мусабай авылларында Сабантуй бәйрәмнәре булып үтте. Көннәр кояшлы, аяз, жылы торды. Бәйрәмгә халык бик күп җыелды. Бәйрәм җырлы-уенлы тамаша белән башланып китте. Өлкәннәр һәм балалар, килгән кунаклар бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Артистлар – Айгиз Ахметшин, Руслан Габидуллин, Илнур Сафиуллин һәм башкалар Сабантуйларны башыннан азагына кадәр гөрләтеп тоттылар. Милли уеннарда җинүчеләргә, шаян бәйгеләрдә катнашучыларга бүләкләр мулдан тапшырылды. (Бүләкләр өчен спонсорларыбызга зур рәхмәт!) Халык бик рәхәтләнеп ял итте һәм шат күнел белән өйләренә таралдылар.