Тыл hәм хезмәт ветераны Хафизова Мөнәздилә апага 90 яшь тулды.

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Тыл hәм хезмәт ветераны Хафизова Мөнәздилә апага 2016 нчы ел 5 нче июнь көнне 90 яшь тулды. Аны котларга Тукай районы башлыгы урынбасары  Закиров Рөстәм Илдус улы, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы Сәйфетдинов Наис Миргасим улы килделәр. Мөнәздилә апага котлау сүзләре әйтеп, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар. Алдагы көнне авыл җирлеге башлыгы ярдәме белән бер трактор арбасы утын китерелде.

Мөнәздилә апа гомере буена Кувады мәктәбендә башлангыч класс укучыларын укыткан. Мөнәздилә апа тормыш иптәше Асаф абый белән 2 кыз бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә олы кызы тәрбиясендә гомер кичерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International