Иске Абдул авыл җирлегендә сабан туе елдагыча гөрләп үтте. Сабан батыры сабантуй байрагын күтәргәч, бәйрәм башланып китте. Мәйдан җыр-бию, кызыклы уеннардан тынып тормады. Олысы- кечесе капчык киеп йөгерде, йөгерешкә чыкты, спорт ярышларында көч сынашты. Нинди генә кызыклы уеннар юк иде анда! Катнашырга гына өлгер! Бүләкләре дә саллы! Һәркем рәхәтләнеп ял итәрлек күңелле бәйрәм булды бу милли бәйрәмебез САБАНТУЙ.
Хөрмәт белән,
Резеда Гарипова