4июнь көнне Иштирәк авылында татар халкының милли бәйрәме - Сабан туйлары гөрләде. Мәйданга җыелган халыкны авыл җирлеге башлыгы Гарифуллина Гөлнара Саубановна котлады .Бәйрәмгә җыелган халык көн буе күңел ачты, оештырылган ярышларда, уеннарда бик теләп катнаштылар, үзләренең көчләрен сынадылар, талантларын күрсәттеләр. Сабантуйның иң күркәм мизгелләре булган милли көрәш көчле алкышлар астында узды. Уеннарда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. ФОТО