атарстанда барлыгы 3 мең 100 чишмә бар, шуларның 210 ы безнең Тукай районына туры килә. 2016 нчы елның 29 нчы маенда Тукай районы Югары Байлар авылында Каран чишмәсе ачылды.
Каян килеп чыккан һәм ни өчен “Каран” чишмәсе дип исем кушканнар? Чишмә чокыр эчендә урнашкан. Ул чокырны элек-электән үк “Каран” чокыры дип йөрткәннәр. Каран чокырыннан чишмә саркып чыкканга күрә, аңа “Каран” чишмәсе дип исем кушканнар. Әби-бабайларыбыз “Каран” чишмәсенең суын дару белән тиңләгәннәр, шифалы су дип йөрткәннәр. Авыру кешеләр дә “Каран” чишмәсе суын эчсәм, терелер идем дип әйтә торган булганнар.
“Каран”чишмәсен ачу тантанасы кыңгыраулы һәм чигүле сөлгеләр белән бизәлгән җигүле атны кул чабып каршы алу белән башланып китте. “Каран” чишмәсен авылыбызның имам-хатибы Харис хәзрәт үзенең догалары белән ачып җибәрде. Коръәннән сүрәләр укыды. (Тулы язма "Якты юл " газетасы битләрендә)