Районкүләм чара кичә «Чаллы яшелчәсе» җәмгыятендә узды. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар, гомумән, терлек азыгы әзерләүгә җаваплы белгечләр чакырылган иде. Семинар агрофирманың терлекчелек комплексында барды. Биредә ферма биналарының һәрберсе бәйләнгән сусыл үләннәр белән тутырып куелган. Бүген биналар җыештырылган, агартылган, кыскасы, терлекләрне кышка кабул итәргә әзер. Җитәкчеләр һәм белгечләр хуҗалыкта азык әзерләү белән генә танышып калмадылар, көн кадагындагы башка мәсьәләләр хакында да фикер алыштылар