миллеккә салымны физик затлар 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә тиеш.

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

 

Быел җир, транспорт һәм миллеккә салымны физик затлар 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә тиеш.

Республика буенча 2,5 миллион кешегә белдерү хаты җибәрелгән, дип хәбәр итте бүген министрлар кабинетында узган матбугат очрашуында Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Марат Сафиуллин.

 
Салымнарны берничә ысул ярдәмендә түләргә мөмкин:

– банкларда һәм алардагы түләү терминалларында;

– “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” порталында;
– Россия Федераль Салым хезмәте сайтының берничә сервисы аша (“Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц», «Заплати налоги”)

 

 

Татарстан Республикасы буенча 9нчы районара салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлегеннән.

 


.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International