Ямалова Рузиля Җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

3-6 июньдә Казанда  туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча III халыкара олимпиада узды. Анда Россия Федерациясе һәм БДБ субъектларында яшәүче быел 8нче һәм 10нчы сыйныфларны тәмәмлаган укучылар катнашты.    Бәйге, рус телен укытуны камилләштерү, сәләтле һәм булдыклы укучыларны, шулай ук иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм кызыксындыру максатыннан, оештырыла.Анда безнең Тукай районыннан  Теләнче- Тамак мәктәбенең 8 класс укучысы Ямалова Рузиля катнашты һәм  Җиңүче  дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук  чарада районнан район методик үзәк методисты Э.Г. Вагизова һәм  укытучылар Гарифуллина З.А., Шамсутдинова Т.Н  катнашты 

 Туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча III халыкара олимпиадада җиңүчеләр исемлеге 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International