Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары инде башланды

2016 елның 10 июне, җомга

 

Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары инде башланды. Бүген Күзкәй авылында тантаналы рәвештә спорт мәйданчыгы ачыла. 11 июньдә көндезге сәгать 12дә Иске Җирекледә әлеге датага багышлап велойөгереш үтә. 12 июнь көнне сәгать 10да Калмиядә мәктәп укучылары арасында футбол беренчелеге узачак. Биклән авылында сәгать 12дә бәйрәмгә багышлап зур концерт көтелә. Круглое Поленың ял паркында һәм Татарстан поселогының үзәк мәйданында Россия символикасы турында ленталар һәм буклетлар таратыла. Теләүчеләр сәгать 10га билгеләнгән урыннарга килә ала. Яңа поселогында сәгать көндезге 2дә бу темага балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырыла. Башка җирлекләрдә дә концерт программалары, спорт уеннары – барысы 14 чара планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International