Кече Шилнә авылында үткәрелгән Сабан туе бәйрәме аеруча да күңелле үтте.

2016 елның 10 июне, җомга

Кече Шилнә авылында үткәрелгән Сабан туе бәйрәме аеруча да күңелле үтте. Балалар гына түгел, олы абый-апалар да уеннарда катнашты. Аеруча да хатын-кызларыбызның шикәр салынган пакетлар белән йөгерү бәйгесе барыбызның да күңеленә хуш килде. Финишка беренче килеп җитүчеләр бер капчык шикәр комы белән бүләкләнделәр. «Сударушка» фольклор коллективы берсеннән-берсе матур җырлары белән җыелган халыкны сөендерде, шулай ук Динар Вәлиевның чыгышы ямь өстенә ямь өстәде. «Витамин» бию коллективы да матур чыгышларын тамашачыларга бүләк итте. Алда безне кызыклы да, мавыктыргыч та каникуллар көтә. Ялларыбыз үткән бәйрәмнәр кебек күңелле үтүен теләп калам, дип хәбәр итә безгә Кече Шилнәдән Динара Муськина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International