Биш уку йортына гариза бирергә була

2016 елның 15 июне, чәршәмбе
Быел Республиканың югары уку йортларында бюджет урыннары1 меңгә кимеде, дип белдерде журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Быел, шулай итеп, мондый урыннарга 16 меңнән артык абитуриент кабул ителәчәк. Бюджет урыннарының 10 проценты ятимнәргә һәм инвалид балаларга биреләчәк. 
Министрның билгеләп үтүенчә, быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның күпчелеге вузларга барырга тели. Укырга керүче хәзер бер үк вакытта биштән дә артык булмаган югары уку йортына гариза бирә ала. Аңа өчтән дә артык булмаган белгечлек һәм юнәлеш буенча конкурста катнашып карау мөмкинлеге бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International