Ташкичү авылында «Кызыклы уеннар» узды

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Ташкичү авылында да сабыйлар өчен «Кызыклы уеннар» исеме астында балалар бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар төрле конкурсларда катнаштылар, шулар арасында йөгерү эстафетасы, бәрәңге җыю уены, җыр конкурсы, шигырь сөйләү бәйгесе, волейбол уены бар иде. Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Ә җирлегебезнең күп балалы Әхмәтҗановлар гаиләсе (әлеге гаиләдә 6 бала тәрбияләнә) чарага тулы гаиләләре белән килгән иделәр. Алар да үткәрелгән бәйгеләрдән читтә калмады. Бәйрәмнең һәр катнашучысына истәлеккә кечкенә бүләкләр тапшырылды, дип яза безгә Ташкичү авылының китапханә мөдире Светлана Мөхәммәтнәбиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International