Шилнәбаш авыл җирлегендә күптән түгел мәктәп яны лагере балалар өчен үз ишекләрен ачты. Бу тантаналы көнне әйдаманнар – Ләйлә Шәехова, Людмила Беспалова, Надежда Кызыма, шулай ук лагерь житәкчесе Эльмира Шәехова һәм укытучылар Любовь Фролова, Анна Щербакова белән берлектә сабыйлар өчен бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бәйрәм программасында балалар өчен кызыклы уеннар һәм бәйгеләр үткәрелде. Яшүсмерләр бик теләп «Үзеңнең эшләпәңне тап», «Син тотылдың», «Барлык кешегә дә берәү», «Ике эшләпә», «Эшләпәңне ясап күрсәт» дип аталган мавыктыргыч уеннарда катнаштылар. Бәйрәм кичәсе авыл мәдәният йортында дәвам итте: балалар өчен театральләштерелгән тамаша әзерләнгән иде. Әлеге концерт кичәсен авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева һәм сәнгать җитәкчесе Гөлназ Солтанярова алып барды. Тамашачыларга «Родничок» бию төркеменең балалар башкаруындагы «Чунга-чанга» биюе тәкъдим ителде. Шулай ук яшь тамашачылар алдында сихри персонажлар – Кнопка (Әдилә Шәяхмәтова), Клепа (Демид Петриванов), Шапокляк карчык (Гөлнар Петриванова), Огнетушитель (Ариана Прокопьева) чыгыш ясадылар. Аннан соң барлык балалар асфалька үзләре теләгән рәсемнәрне ясап, мәдәният йорты тирәсен бизәделәр. Биредәге барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды. Шул ук вакытта мәдәният йортының фойесында тренер Владимир Заикин җитәкчелегендә теннис турниры да үткәрелде. Яшүсмерләр арасында беренчелекне Рамазан Галиуллин яулады, II урында – Руслан Чекушков, III урында исә Мансур Ханов калдылар, дип хәбәр иттеләр безгә Шилнәбаш авылыннан. ("Якты юл" газетасы)