«Алмаз» хуҗалыгы мөгезле эре терлек өчен яфраказыгы әзерләүгә тотынды

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе
 

Район хуҗалыкларында мөгезле эре терлек өчен яфраказыгы әзерләү эшләре бара. Вакытны кулдан ычкындырмас өчен авылда ул төр азыкны җитәрлек әзерләп калу өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышалар. Кнәз авылының мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, шулай ук «Лебедушка» балалар бакчасы эшчеләре «Алмаз» хуҗалыгына яфраказыгы әзерләүдә булышлык күрсәттеләр. 

Кышкы көннәрдә әлеге төр витаминлы азык яшь маллар өчен бик кирәк. Яфраказык әзерләүдә катнашучы бюджет тармагы хезмәткәрләре табигать кочагында рәхәтләнеп эшләделәр, дип язды безгә Кнәз авылыннан хәбәрчебез Тамара Тузеева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International