Россиякүләм – авыл хуҗалыгы буенча сан алу барышында сан алучылар сайлау буенча кайбер гражданнарның коммерцияле булмаган авыл хуҗалыгыгына, коммерциячел булмаган бакчачылык һәм дача берләшмәләре керәячәкләр , перепесчиклар районда 86 коммерциячел булмаган участокларга кереп парниклар, теплицар ,агачлар һәм куаклар турында сораулар бирәчәк.
Алынган мәгълүматлар демография турындагы, авыл хуҗалыгында кешеләр мәшгульлеге, җир ресурслары, үстерелүче культуралар, җиләк-җимеш утыртмалары күләме, терлек һәм кошлар баш саны, машиналар һәм җиһазлар булу-булмау турындагы мәгълүматларны актуальләштерү мөмкинлеге бирә. Болар барысы да ил җитәкчелегенә авыл хуҗалыгы үсеше потенциалын һәм мөмкинлекләрен объектив билгеләргә ярдәм итә.
Административ, юридик кысалардан кала, мәгълүматлар техник яктан да саклана: исәпкә алу бланкларында фамилия дә, адрес та юк, бары тик тәртип саны гына бирелә. Исәпкә алу әңгәмә формасында үткәреләчәк, аның барышында бернинди документлар да күрсәтү таләп ителми. Исәпкә алу кәгазьләрендәге мәгълүматлар закон тарафыннан конфиденциаль дип таныла, алар читкә чыгарылырга тиеш түгел, физик һәм юридик зыян китерү максатыннан кулланыла алмый.