Районда «Трактор-Прицеп»операциясе уза

2016 елның 17 июне, җомга
Районда ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Трактор-Прицеп» дип аталган чара алып барыла. Юл-патруль хезмәте инспекторлары чара барышында тракторларга, юл-төзелеш машиналарына һәм аларның прицепларына аерата игътибар бирәчәк, йөртүчеләрнең кагыйдәләрне үтәүләрен тикшерәчәк. Татарстан Республикасында бүгенге көнгә 81 меңнән артык шундый техника теркәлгән. Алар арасында техник күзәтү үтмичә, билгеләнгән кагыйдәләрне бозып файдаланылучылары да бар. Бу төр транспорт белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре дә еш теркәлә. Чара һәлакәтләрне кисәтү максатыннан оештырыла һәм 30 июньгә кадәр дәвам итә.
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International