Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү тулы көченә дәвам итә. Күпьеллык үләннәрнең яртысына якыны чабылды,көннек чабу- 425 гектар мәйданны тәэшкин итә . 2200 тонна печән пресслап куелды, 5900 тонна сенаж, 65 тонна яфраказык әзерләнде. Бу бер шартлы терлек башына 1,8 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Шулай ук халыкка 70 тонна печән әзерләп бирелде.
Хуҗалыклар буенча караганда, бүгенге көндә бер баш шартлы терлеккә иң күп азык туплаган хуҗалык – «Гигант». Анда бу күрсәткеч 4,04 центнер тәшкил итә. «Алмаз»да – 2,88 центнер, «Ярыш»та – 2,13, «Ирек»тә – 1,67, «Чаллы яшелчәсе»ндә – 1,46 центнер, «Камский», «Азык-төлек корпорациясе», «Биклән» хуҗалыкларында 1 центнерга якын. Крестьян-фермер хуҗалыклары буенча уртача күрсәткеч 0,45 центнер,