Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда сан алу сорашу рәвешендә үтәчәк, ягъни сан алучы хуҗалыкның җитәкчесенә сораулар бирәчәк һәм аларны махсус бланкларга терки барачак.,анда түбәндәге бүлекләр: гомум характеристика, хезмәт ресурслары һәм демографик хәл, чәчүлек мәйданнары, терлекләрнең баш саны, җир ресурслары, җитештерү биналары, техника, авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләү, акционерлар арасында устав капиталының бүленеше күрсәтелә. Районда 2006елдагы сан алуда районда 27 КФХ һәм ИП булса,2016 елда-213,2006елда 3349 гектар җир чәчелгән булса,2016елда 11515 гектарны били. Сан алуда җир ресурслары, культуралар мәйданнары, терлек һәм кош-корт саны турында тулы мәгълүмат туплау күздә тотыла. Анкеталар, алда әйтелгәнчә- аноним ,мәгълүматлар конфиденциальлеген тәэмин ителәчәк , дип хәбәр итә Дәүләт статистикасының район территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхуллина