“Халык контроле” системасы аша хәбәр итүчеләр акчалата бүләк көтә.

2016 елның 17 июне, җомга

Законсыз рәвештә алкоголь һәм сос­тавында спирт булган матдәләр белән сату итүчеләр хакында “Халык контроле” системасы аша хәбәр итүчеләр акчалата бүләк көтә. Бу хакта кичә журналистлар белән очрашуда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәк­че­се Игорь Марченко хәбәр итте. Моның өчен әлеге кеше тарафыннан бирелгән мәгълүматның дөреслеккә туры килүе һәм шушы очрак уңаеннан административ яки җинаять эше кузгатылу шарт. Әгәр әлеге мөрәҗәгать нигезендә йолып алынган алкоголь күләме 100 литр­га тулмаса, хәбәр итүчене – 1 мең сум, 100 литрдан артып киткән очракта 2 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Легаль булмаган продукция сату буенча җинаять эше кузгатылган очракта аның күләме 3 мең сум тәшкил итәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International