Теләнче- Тамак авылы "Каенкай" лагеренда бүген яраткан уенчыкларыбыз көне, шуңа күрә барыбыз да үзебезнең иң яраткан уенчыкларыбызны алып килдек. Кемдер курчак, аю баласы, кемдер йомшак куян, ә малайлар машина, робот кебек уенчыклар алып килгән иделәр. Шахмат - шашка түгәрәгендә шөгыльләнгәннән соң,үзебезнең уенчыкларыбыз белән иптәшләребезне таныштырдык, ни өчен яратуыбыз турында сөйләдек. Соңыннан уенчыкларыбыз белән төрле уеннар уйнадык. Авыл клубында "Богатырша" мультфильмын карарга да өлгердек. Тәмле төшке аштан соң "Эрудит" дип аталган интеллектуаль уенда катнаштык. Уенда "Белый тигр" һәм "Непобедимые" командалары төрле сорауларга җавап эзләдек. Нәтиҗәдә иң күп очко җыеп "Непобедимые" командасы җиңүче булды. Командалар татлы призлар алды. Көнебез саф һавада хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте,дип яза Айсылу Яхина