Татарстан Россия Федерациясе субъектларында инвестицияләр климаты буенча илкүләм рейтингта беренче урында тора. Бу хакта бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында хәбәр ителде. Рейтинг 4 юнәлеш – “Көйләгеч мохит”, “Бизнес өчен институт”, “Инфраструктура һәм ресурс”, “Кече эшмәкәрлеккә ярдәм” кысаларында 45 күрсәткеч буенча төзелә. Милли рейтингның нигезенә бизнес-җәмәгатьчелек фикере салынган. Шуңа күпчелек күрсәткечләр – сораштыру нәтиҗәсе. 2015 елда әлеге сораштыруда катнашучылар саны 230 мең кеше белән исәпләнсә, быел аларның саны ике тапкыр диярлек артты – 400 мең кеше булды. Бу илдә эшмәкәрлек белән мавыгучыларның 8 %ы дигән сүз
. Рөстәм Миңнеханов алга таба да республиканың гаилә фермалары, проект төркемнәре, белем бирү программаларын үстерү, кече бизнеска йөз тоту һәм башка төбәкләрнең үрнәк тәҗрибәсен үзебездә куллану эше дәвам иттереләчәк, дип белдерде.
– Яхшырак эшләргә тырышабыз, – диде Татарстан Президенты. – Стратегик инициативалар агентлыгында зур тәҗрибә тупланды. Агентлык тәкъдим иткән уңай тәҗрибә илнең һәр төбәгенә файда китерә алырлык. Могҗиза юк – бер көндә барысын да үзгәртеп булмый. Әмма һәр көн саен ниндидер яңа әйбер эшләргә була. Авылларда мөмкинлекләр зур. Гаилә фермаларына ярдәм итәргә кирәк. Безгә әлеге урынны саклап калу өчен тырышырга кирәк.