Круглое Поле поселогында яшәүче тыл ветераны Җиһангәрәева Нәгыймә Җиһангәрәй кызына 90 яшь тулды.Аны котларга район Советы аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наурозова, авыл җирлеге башлыгы урынбасары Алмаз Адеев килделәр, юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Тукай муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.