Бүген,20 июнь көнне район башлыгы Васил Хаҗиев аппарат киңәшмәсе уздырды. Көн тәртибендә “Районда Авыл хуҗалыгы тармагындагы эшнең торышы”- чыгыш ясаучы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсе башлыгына Хәйдәр Сабитов , “2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу ”ны оештыру һәм эшнең барышы”- чыгыш ясаучы Дәүләт статистикасының район территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхуллина,”Районда массакүләм- спорт эшләренең торышы”- район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев , « Ящур һәм нодуляр дерматины булдырмауга саклану чаралары”-районның ветеринария берләшмәсенең өлкән табиб-- эпизоотологы А.А. Харисова .
Район башлыгы аппарат киңәшмәсен дә катнашучыларга "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыруга өлеш кертү максатыннан хәйрия акчасы җыюга ярдәм итү турында әйтеп узды һәм шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардиясе” һәм республика иҗтимагый оешмалары уздыра торган “Хәтер шәме” халыкара акциясенә кушылу турында, Шәм ялкыны сугышта һәлак булган әби-бабайларыбыз рухына бер хәтер булып, бүгенге тынычлыкның нинди авырлыклар аркылы яуланганын искә төшеру турында сөйләде.
Соңыннан Башкарма комитет җитәкчесенең игътисад буенча беренче урынбасарына Роза Гизатуллина” Бизнес класс” темасына семинар уздырды.