«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгехезмәткәрләре "Яшусмер-2016" операциясе кысаларында балигъ булмаганнар арасында "Җәй,кояш, су" дигән акция уздыды.
Бу чара " Су буйларында үзенне ничек тотарга кагыйдәләрне саклауга" багышланган иде.Анда социаль яктан авыр хәлдә яшәүче , күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче,аз керемле гаиләдән булган43 укучы катнашты. Социаль педагог җәйге су коену чорында үтәлергә тиешле саклану кагыйдәләрен искәртеп узадылар : беренче чиратта елгаларда, күлләрдә һәм башка төрле сулыкларда белмәгән урыннарга су керергә бармаска; ялгыз гына су коенмаска; спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә суга кермәскә; суның төбе билгеле булмаган урыннарда суга чумып уйнамаска; сулыкларда тыелган, «ярамый» дигән махсус билгеләрне ары узып йөзеп кермәскә; суда йөзеп баручы ишкәкле һәм моторлы көймәләргә якын килеп йөзмәскә, су кырында булганда бер-береңне эткәләмәскә, суга эсседә тирләп пешкән хәлдә кермәскә; суда туңганчы, арганчы озаклап йөзмәскә; су кырында балаларыгызны үзләрен генә калдырмаска.
Бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, район гадәттән тыш хәлләр идарәсенең дежур-ярдәм хезмәте телефоны номерлары: яки 01.
Оештыручылар ООО «Феникс»директорына коену өчен барлык шартлар тудыруга ярдәм итүләре өчен рәхмәтләрен җиткерәләр
