Хәтер көне уңаеннан уздырган «Хәтер шәме» акциясенә Сәет авылы халкы да бик теләп кушылды. 21 июнь кичендә авылыбыз уртасында урнышкан обелиск каршына җыелышып шәмнәр яндырдык.. Шәм ялкыны сугышта һәлак булган әби-бабайларыбыз рухына бер хәтер булып, бүгенге тынычлыкның нинди авырлыклар аркылы яуланганын искә төшерде. Бөек Ватан сугышында гомерләрен салган авылдашларыбыз һәм ватандашларыбызга бүгенге буынның рәхмәте зур. Кайтмый калган батырларның, җиңү яулап кайтып, җирдә матур эз калдырып киткән фронтовикларның якты рухы күңелләребездә мәңге яшәячәк, Айсылу ГабдрахмановаФОТОРЕПОРТАЖ