22 июнь – Бөтендөнья хәләл көне.

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

2013 елдан башлап мөселманнар аны Рамазан аеның 17 нче көнендә уздыра. Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” комитеты бүген «Казан Арена»да узачак IV Республика ифтары кысаларында махсус акция уздыра. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте җиткерде. «Мин хәләл генә ашыйм!» дип исемләнгән акциядә хәләл төшенчәсен аңлатырга сувенер продукцияләр өләшергә һәм викториналар уздырырга ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International