Чаллы – Сарман юлы ябыла

2016 елның 22 июне, чәршәмбе
 
  
 Тукай районында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле “Чаллы –Сарман” автомобиль юлының 6,5 чакрымыннан алып 13 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлычак 27 июньнән алып 15 июльгә кадәр ябыла.
 
 Автомобильчеләргә урап узу өчен “Чаллы –Борды” һәм “Чаллы – Сарман – Борды” автомобиль юллары тәкъдим ителә. Вакытлы юл билгеләренә карата игътибарлырак булырга киңәш ителә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International