21 июнь көнне Күзкәй мәдәният йорты территориясендә “Хәтер көне”нә багышланган чара булды. Бу чарада район ветераннар һәм инвалидлар Советы президиумы члены Сабиров М.И. белән очрашу булды. 1941 нче елда дөньяга аваз салган Мулланур абыйның сабый чагы бит менә нәкъ шушы сугыш чорына туры килгән. Сугыш вакытында тылдагы хезмәтнең авырлыгын, ләкин шуңа да карамастан авылның мәдәниятендә бик актив катнашуын, шушы көнгә кадәр спортны үз итүен, бик күп грамоталар, дипломнар иясе икәнен дә искәртеп үтте Мулланур абый. Чарада шулай ук Күзкәй авыл ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Хафизова Кәүсәрия апа катнашты. Балаларга тыныч имин көннәр, бәхетле киләчәк теләде. Очрашудан соң 1 минутлык тынлык белән сугыш кырында ятып калганнар, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнарны искә алдык. Балалар һәйкәл итәгенә кыр чәчәкләре салды. Җыелып фотога төшү дә күркәм гадәткә әйләнде. Күзкәй мәдәният йорты директоры Шайхуллина Гөлнур