Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!“ республика акциясе старт алды.Беренче тапкыр ул 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча үткәрелгән иде.“Үз мәктәбеңә ярдәм ит – 2016!“ республика акциясе Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, “Татмедиа“ АҖнең матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агетлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
– “Соңгы елларда ТР җөмһүрияте белем бирү биналарының материаль-техник базаларын яхшырту өчен күп нәрсә эшли: мәгълүматлаштыруның күләмле программасы тормышка ашырыла, биналарга капиталь ремонт ясала, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә җиһазлар кайтарыла“, – дип әйтелә ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында. – Төрле программаларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирелә. Әмма ләкин уку-тәрбияләү процессын заманча таләпләр кысаларында алып бару, укучыларга тиешле шартлар тудыру өчен әлеге средстволар гына җитешми. Җәйге каникул чорында ата- аналар ярдәме белән сыйныфларга җиңелчә ремонт ясала, тик шулай да иганәчеләр ярдәменнән башка хәл итә алмаслык күпсанлы проблемалар кала. Һәр мәктәптә, көллияттә һәм техникумда элекке укыган, ә бүген мул тормышта яшәгән кешеләр бар. Аларның һәркайсының яраткан укытучысы булгандыр. Туган мәктәбегезне кайтып күрергә мөмкинлек табарга тырышыгыз. Аның проблемалары белән кызыксыныгыз һәм исегездә тотыгыз – үткәнне онытмаганның киләчәге бар!