“Истәлекләр дөньясында” исеме астында хәтер көне...

2016 елның 24 июне, җомга

Яңа  поселогы  мәдәният  йорты Хезмәткәрләре  бүген  , ягъни  22  июнь   көнне  “Истәлекләр  дөньясында”  исеме    астында  хәтер  көнен  билгеләп үтте. .Мәдәният  йорты   фоэсында   бик  матур    “Хәтирәләр  яңарганда “- дип  исемләнгән   күргәзмә  оештырылган  иде.Ул  күргәзмәдә  сугыш  ветераннарының  ,  барлык  тыл  ветераннарының    аерым   фотоальбомнары   ,   гомер  юллары    турында  язмалар , Хәтер  китаплары  ,  сугышта  һәм  сугыштан  соң    алган  орден-  медальләренең   фоторәсемнәре   куелган  иде.Бу  көнне  өлкән  буын   кешеләре     яшь    буынны  әти- әниләренең ,  туган- тумачаларының   сугыш  вакытында   күрсәткән  батырлыклары  һәм сугыштан  соңгы   авырлыкларны  ничек  җиңүләре  турындагы  истәлекләр  белән  таныштырдылар.  Балаларны  кызыксындырган  сорауларга   җавап  бирделәр,сугыш  һәм  тыл  ветераннары   һәйкәленә  венок  куйдылар.

     Соңыннан  бәйрәм  сугыш  чорындагы  җырлар  белән   чәй   өстәле  артында  дәвам  итте.ФОТОЛАР

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International